Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.09.2016

Бүген Казанда икенче Халыкара «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале ачылды

 Казанда "Әкият" Татар дәүләт курчак театры бинасы янында тантаналы төстә икенче Халыкара «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале ачылды.

Фестивальдә катнашучылар "Сукно бистәсе" метро станциясеннән театр мәйданына кадәр гармун моңы белән матур итеп үттеләр. Брест һәм Витебск (Беларусь), Ашхабад (Төркмәнстан), Белгород, Екатеринбург, Уфа, Владимир һәм башка шәһәрләрнең курчак театрлары коллективлары әлеге йөрештә үзләрен күрсәтте.

Фестивальнең жюри әгъзасы, Г. Камал театрының әдәби – драматургия бүлеге җитәкчесе , театр тәнкыйтчесе Нияз Игъламов Казанда шундый фестивальнең үзуы театр контекстын киңәйтү һәм тамашачыларга берничә көн дәвамында төрле коллективлар чыгышын тәкъдим итү бу өлкәдә зур юнәлеш дип атады.

Талисманлы – Шомбайлы театр флагын тантаналы рәвештә күтәргәннән соң , икенче «Шомбай-fest» Халыкара курчак театрлары фестивале ачык, дип белдерелде.

Фестивальдә катнашучылар театр залына үтеп, Татарстан сәнгать осталарының концерт программасын карады. Төш вакытында Самара курчак театрының «Кыргый аккошлар» спектакле күрсәтелде. Кич белән тамашачыларга Чаллы дәүләт курчак театры «Дюймовочка» спектаклен тәкъдим итте. "Әкият" Татар дәүләт курчак театры фестиваль кунакларын "Ханума" комедиясе белән сөендерәчәк.

27 сентябрьдә фестиваль Башкорт дәүләт курчак театры “Алтынчәч” әкиятен (зур залда) һәм Белорус «Лялька» театры «Погубленная душа, или Наказание грешника» спектаклен күрсәтә. Кич белән Брест театры «Борис Годунов» сочинениясе буенча «Самозванец» спектаклен тәкъдим итә.

28 сентябрьдә «Царевна-лягушка»ны Оренбург өлкә курчак театры күрсәтәчәк. Кече залда тамашачылар чуашларның «Спящая красавица» ын карап хозурланачак. Шулай ук биредә актерлык осталыгы буенча Мытищи «Огниво»театры сәнгать җитәкчесе – Россия халык артисты, «Театр кукол – XXI век» Ассоциациясе президенты Станислав Железкиннан дәресләр алырга мөмкин.

«Шомбай-fest» Халыкара курчак театрлары фестивале Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Фестивальны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм "Әкият" Татар дәүләт курчак театры оештыра.

Фестиваль Казанда 26-30 сентябрьдә уза.

Фестиваль кысаларында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү, балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр күрсәтү каралган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20