Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2017

Бүген Казанның Идел буе районы йортларында су бетеп тора

Бүген — 21 августта Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Вакытлы уңайсызлык бер тәүлеккә якын сузыла: 21 август 9.00 сәгатьтән 22 августның 6.00 сәгатенә кадәр су Модельная урамы 4а, 4а/1, 6, 6а (363-нче балалар бакчасы) адреслары буенча булмаячак.

Су тутырылган автоцистерналар халыктан килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә «Водоканал» хезмәте.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!