Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.12.2015

Бүген Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе була

Бүген Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе була Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе уздырыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, бу чарага 1390 журналист аккредитацияләнгән.

Бу кадәр ММЧ вәкилләре теркәлүе - рекордлы сан, дип белдерә ТАСС. 2001 елда Владимир Путинның беренче матбугат конференциясенә 500 дән артык журналист аккредитация узган иде. Төп федераль каналлар туры трансляция алып барачак.

Быел дәүләт башлыгының матбугат конференциясе унберенче тапкыр узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Иң озак матбугат конференциясе 2008 елда узды: ул вакытта Путин сорауларга 4 сәгать 40 минут җавап бирде. Узган ел  Путин аккредитация узган 1259 журналист катнашындагы чарада 3 сәгать 10 минутта 39 сорауга җавап бирде.

Соңгы елларда Путинның журналистлар белән киң күләмле очрашулары декабрьдә уздырыла. Президент матбугат вәкилләрен сораулар темасы буенча чикләми, әмма аралашу вакыты буенча Россиянең, шулай ук төбәк ММЧ вәкилләренә өстенлек бирә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20