Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2016

Бүген Татарстан Президенты Питрәч, Балык Бистәсе районнарында, Түбән Камада булачак

Рөстәм Миңнеханов бүген Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарына эш сәфәре кыла, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә дә була. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидеры Питрәч белән Балык Бистәсе районнарында башта очкычтан кырларны карап әйләнүе, аннары урып-җыю кампаниясендә катнашучы механизаторлар, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуы көтелә.

Моннан тыш, республика Президенты әлеге районнарда һәм Түбән Камадагы социаль объектларда булырга ниятли.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20