Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.10.2015

Бүген Татарстанда буран, бозлавык, көчле җил булачак

Бүген 21-нче октябрьдә республика буенча кыска вакытлы буран булуы көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин.

Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан, 20-нче октябрь көнне иртән һәм көндез көчәйгәндә секундына 15-20 метрга (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр), 21-нче октябрь төнендә секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Юлның кайбер өлешләрендә бозлывык булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

 
Төнлә Казанда температура 1 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак, көндез исә 0 градустан 3 градуска кадәр җылыта. Төнлә кар явачак. Алмашынучан болытлы һава.
 
Чәршәмбе, ягъни 21-нче октябрьдә республикада болытлы һава, урыны белән бераз кар яварга, кыска вакытлы буран булырга мөмкин. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге 17 м/с булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 3-8 градус салкын булачак, көндез исә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкынайтачак, юлларда урыны белән бозлавык.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20