Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2019

Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат

Бүген телевидение операторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Хәзим улы Уразов 69 нчы елында вафат булган. Ул телевидениега 40 ел гомерен багышлады.

ТНВ телеканалында Рөстәм Уразовны соңгы көннәренә кадәр эшләде дип әйтсәң була. Эш урынын ул узган елның җәй аенда гына калдырды. Гомеренең кырык ел вакытын ул камера артында уздырды. Хезмәттәшләре һәм тамашачылар аның югары профессиональлеген һәм кешелек сыйфатларын билгели.

Хезмәттәшләре аны һәрчак ярдәмгә килә алырлык һәм яшьләргә үрнәк шәхес буларак билгели.

Характер ягыннан тыйнаклыгы белән аерылып торды, ә эшкә килгәндә аңа һәрвакыт таянып, ышанып булды.

Югары хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да билгеләнде. Мәсәлән, «Татмедиа»

Республика матбугат һәм массакуләм коммуникацияләр агентлыгы Рөстәм Хәзимовичны мактау кәгазе белән бүләкләде.

«Яңа Гасыр» телеканалы Рөстәм Хәзим улы якыннарының кайгысын уртаклаша.

Хушлашу иртәгә 9 февраль 09:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Фрунза урамы 1 йорт, 13 кв. булачак. Рөстәм Уразов туган авылында җирләнәчәк.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс