Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2017

Бүген "ТНВ-Планета" телеканалында беренче татарча хоккей трансляциясе күрсәтелә

Бүген "Яңа Гасыр" телеканалы тарихи вакыйгага әзерләнә – "Ак Барс" хоккей клубының чираттагы уены татар телендә трансляцияләнә. Хоккей уенын телевизор караучылар татар телендә "ТНВ-Планета" телеканалы аша күзәтә ала. Казанның "Ак Барс" һәм Новосибирскның "Себер" хоккей командалары арасындагы уенны "Яңа Гасыр" телеканалының спорт тапшырулары баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов белән билгеле шоумен һәм алып баручы Рөстәм Гайзуллин комментариялиләр.

"Минем уйлавымча, бүген "ТНВ-Планета" телеканалында тарихи вакыйга булырга тиеш. Беренче тапкыр хоккей уены без күнеккән рус телендә түгел, ә татар телендә трансляцияләнә. Бу вакыйга Рәсәй журналистикасы тарихында аеруча зур игътибар белән өйрәнелә. Без мондый трансляцияләр телевизор караучыларга уңай йогынты ясар дип өметләнеп калабыз. Шулай ук без "Яңа Гасыр" телеканалында татар телендә трансляцияләнгән хоккей уеннарын телевизор караучылар рус телендәге сыман ук яратырлар һәм татар телендәге хоккей телерадиокомпаниянең зур табышына әйләнер дип ышанабыз.

Дөресен генә әйткәндә, без бу адым турында бик озак уйладык. Татар телендәге спорт трансляцияләре бүген яки кичә генә уйланылган гамәл түгел. Хәзер мин уйлаганны тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт килеп җитте дип саныйм һәм без дөрестән дә сыйфатлы татар телендәге хоккей азыгы әзерли белергә тиеш. Шунысын да онытмыйк, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында хоккей трансляциясе, гадәттәгечә, рус телендә алып барыла, ә "ТНВ-Планета" телеканалы рус телендәге уен трансляциясе белән бер үк вакытта хоккей уенын татар телендә трансляцияли. Телеканалның рәсми сайтында әлегә онлайн-трансляцияләр алып барыла алмый, чөнки моның өчен "Яңа Гасыр" телеканалының тулы хокукы юк," – дип белдерде "Яңа Гасыр" телеканалының спорт тапшырулары баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов.

Бүген, 2 нче октябрь, Казанның "Ак Барс" һәм Новосибирскның "Себер" командалары арасындагы очрашуны "ТНВ-Планета" телеканалында 19:30 сәгатьтә карарга мөмкин. Беренче татарча хоккей трансляциясен карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»