Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
19.09.2017

Бүген Уфада Камал театрының гастрольләре төгәлләнә

Башкортстанда ел саен үткәрелә торган традицион «Театраль төн"дә быел Камал театры спектакле дә катнаша — бүген Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле белән театрның Уфадагы гастрольләре төгәлләнә. Әлеге спектакль Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган «Театраль төн» программасына кертелгән. Спектакль Дәүләт академия рус драма театры сәхнәсендә күрсәтелә. Театр тарафыннан «Театраль төн» өчен күңел ачу программасы әзерләнмәгән.

Искәртеп үтәбез. 14 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр Уфаның ике театры сәхнәсендә Г. Камал театры гастрольләре барды. Гастрольләр К. Тинчуринның «Зәңгәр шәле"е белән ачылды.

«Ак калфагым төшердем кулдан» — театрның үткән сезон премьерасы. Ул Илдар Юзеев үзе исән чакта М. Гафури театрында куелган булган.

«Театраль төн» — Башкортстанда 2012 елдан бирле театрларда театр сезоны алдыннан үткәрелә торган мәдәни проект. Мәдәни чарада Башкортстанның бөтен театрлары катнаша.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!