Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2015

Бүген укучылар математикадан имтихан тапшыра

Имтихан өчен республикада 86 махсус пункт булдырылган. Аларда on-line режимда видеокүзәтү, махсус тикшерү җайланмалары урнаштырылган. Бүгенге имтиханнар сәгать 10да башлана.

Исегезгә төшерәбез, быел математикадан имтиханны беренче тапкыр ике – база һәм профиль дәрәҗәгә бүлделәр. Аның профиль төре математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр өчен каралган.

Математика фәненнән бүгенге имтиханда кыска җаваплары булган 20 сорау бирелә. Шуларга 3 сәгать эчендә җавап табып өлгерергә кирәк. Канәгатьләнерлек билгесе алу өчен мөмкин булган 5 баллдан кимендә 3не җыярга кирәк. Нәтиҗәләр 10 көннән соң билгеле була.

4 июньдә математикадан профиль дәрәҗәдәге имтиханны Татарстанда 15,6 мең кеше тапшырачак.

"Intertat.ru" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20