Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.02.2015

Бүген V чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы була

Бүген V чакырылыш Дәүләт Советының бишенче утырышы була, дип хәбәр итә республика парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Көн тәртибенә 54 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән Татарстан Республикасының 15 закон проекты. 7 закон проектын - беренче, 8ен икенче укылышта карау ниятләнә. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе беренче укылышка әзерләнгән "2015 елга һәм 2016 һәм 2017еллар план вакытына ТР бюджеты турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты булачак.

Шулай ук Татарстан җәмәгать судьясын сайлау; республика территориясендә алкоголь продукциясен берәмләп сатуның  вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләү турында; ТР Экология кодексы һәм ТР сайлау кодексына үзгәрешләр кертү; ТРның кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы һшм башка бик күп мәсьәләләр каралачак.

ТР буенча эчке эшләр министрының 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда җинаятьчелек һәм хокук тәртибе торышы турындагы хисабы һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкилнең "2014 елда ТРда кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген үтәү турында"гы доклады да тыңланылачак.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20