Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2016

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 18 нче утырышы узачак

 Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 18 нче утырышы узачак. Көн үзәгенә 33 мәсьәлә куелган.
Беренче укылышта Татарстанның 11 закон проектын карау планлаштырыла. Алар – “2015 елда ТР бюджеты үтәлеше турында”, “2015 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында”. Шулай ук “Салым салуның кыскартылган системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференцияләнгән салым ставкалары урнаштыру турында”, “ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында”гы, “ТР Дәүләт вазифалары турында”гы, “ТР да яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында”гы, “ТР да музейлар һәм музей эше турында”гы һ.б. ТР законнарына үзгәрешләр кертү планлаштырылган.

Өченче укылышта “ТР да театрлар һәм театр эше турында”гы ТР закон проекты буенча фикер алышу планлаштырыла, икенче укылышта – “ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы.
Депутатлар РФ Дәүләт Думасына тәкъдим итү ниятләнгән ТР Дәүләт Советы һәм башка төбәкләр парламентларының закон инициативалары буенча фикер алышачак.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20