Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2016

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышы була

 V чакырылыш ТР Дәүләт Советының унбишенче утырышы була. Көн тәртибенә 37 мәсьәлә кертелгән.

Утырышта депутатлар 12 республика законы проекты хакында фикер алышырга ниятли. Алар арасында  - "“Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелгән социаль-икътисади үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы (беренче укылыш) һәм “Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эше турында”гы (беренче укылыш) закон проектлары.

Шулай ук беренче укылышта "ТРда күпфатирлы йортларда гомум милеккә капиталь ремонт үткәрү турында"гы ТР Законының 8нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында", "ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында" һәм "Татарстан Респуликасының Дәүләт бүләкләре турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы закон проектлары да каралачак.

Моннан тыш, сессиядә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карау, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурскаяның 2015 елда Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау турындагы докладын, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринның 2015 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисабын тыңлау планлаштырыла.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20