Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.04.2015

Бүген "Владимир Путин белән туры линия" эфирга чыга

Бүген, 16 апрельдә, берничә теле- һәм радиоканалларды ел саен үткәрелә торган “Владимир Путин белән туры линия” махсус программасы эфирга чыга. Аерым алганда, программа 12.00 сәгатьтә “Беренче канал”, "Россия 1", "Россия 24" телеканаллары, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләре эфирына чыгачак. Россия Президенты чыгышын "Татар-информ" агентлыгы сайтында да күреп булачак.

"Владимир Путин белән туры линия" - дәүләт башлыгы туры эфирда Россия һәм якын чит илләрдә яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирүгә корылган телевизион программа. Президентның ил гражданнары белән гомуммилли теле- һәм радиоканаллары эфирында аралашу форматы беренче тапкыр 2001 елның 24 декабрендә оештырылган иде. Алга таба "туры линия"ләр ел саен узды, 2004 һәм 2012 еллар гына искәрмә булды.  

Владимир Путин барлыгы 12 тапшыруда катнашты, аларның 8е дәүләт башлыгы һәм 4се Хөкүмәт Рәисе сыйфатында. Президент сүзләренчә, "гражданнар белән туры элемтәләр җәмгыятьне хәзерге мизгелдә борчыган проблемаларны аңларга бирә".

Президентка сорауларын Мәскәү студиясенә чакырылган кунаклар да, туры тоташтырулар оештырылган шәһәрләрдә яшәүчеләр дә бирә. Моннан тыш, эфирга кадәр берничә көн кала  хәбәрләрне кабул итү бердәм үзәге эшли башлый, телефон, сайт һәм SMS аша алынган сораулар шунда туплана.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20