Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2017

Бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләрен тәбрикләделәр

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләрен тәбрикләде. Бүләкләү тантанасын ачып җибәргәндә, Айрат Зарипов хезмәткәрләрне мактап: «Телерадиокомпаниядә профессиональ һәм җаваплы кешеләр эшли,» — дип әйтеп узды.

"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директор урынбасары Владимир Матвеев «Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты» истәлекле медале белән бүләкләнде.

Өч хезмәткәргә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе рәхмәт хаты тапшырылды: мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова, баш режиссер Алмаз Әкбәров, режиссер Айрат Камалов.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мактау таныклыгына рәссам-телеоператор Фәрит Галиев лаек булды.

Айрат Зарипов кулыннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы рәхмәт хаты белән түбәндәге хезмәткәрләр бүләкләнде: баш рәссам-грим остасы Юлия Акимова, рус телендәге мәгълүмати тапшырулар баш редакциясе мөхәррире Альбина Борһанова, татар телендәге мәгълүмати тапшырулар баш редакциясе хәбәрчесе Ләйсән Сабирова, ПТС бүлеге телеоператоры Рөстәм Уразов, ПТС бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Фишбейн, тавыш режиссерлары бүлеге җитәкчесе Ринат Хәйруллин, татар телендәге мәгълүмати тапшырулар баш редакциясе алып баручысы Айзат Шәймәрдәнов.

Рус телендәге мәгълүмати тапшырулар баш редакциясе администраторы Ирина Михалевага Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең рәхмәт хатын тапшырды.

«Бүләктән тыш бернәрсә дә профессиональ дәрәҗәдә эшләргә этәрә алмый,» — дип билгеләде бүләкләү тантанасы вакытында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!