Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.12.2015

Бүгеннән Татарстан паркларында “Сказки в городе” спектакльләре куела башлый

Бүгеннән Татарстан паркларында “Сказки в городе” спектакльләре куела башлыйБүгеннән Татарстан скверлары һәм паркларында үзенчәлекле проект – “Сказки в городе” урам театры тамашалары башлана.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгеннән республика буйлап сәяхәткә 5 театраль экипаж чыгып китә. Беренче тамашалар бүген, 29 декабрьдә Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада тәкъдим ителә. Аларда музыкантлар, цирк һәм театр артистлары чыгыш ясар дип көтелә.

Оештыручылар һәм проект авторлары сүзләренчә, әкият геройлары һич көтелмәгән урыннарда тукталачак, Татарстанның үзәк һәм район паркларында, җәяүлеләр йөри торган урамнарда кешеләргә Яңа ел кәефе бүләк итәчәк.

“Минем өчен иң мөһиме – җәмәгать киңлеген тулыландыруга мөмкинлек. Парклар булдырылды, ә аларда тормыш юк, дигән тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Ниһаять, без бу тормышны булдыруга күчәбез”, – дип билгеләп үтте Наталия Фишман.

“Сказки в городе” проекты программасына Мәскәү һәм Казан режиссерлары, рассамнары һәм актерларының 3 уртак постановкасы кергән. Әлеге тамашалар Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәренә махсус әзерләнгән. 

Аерым алганда, Константин Хабенскийның ТР башкаласындагы театр студиясе актерлары һәм Мәскәү режиссеры Алексей Шавлов Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенең заманча постановкасын, Казанның Александр Фельдман җитәкчелегендәге “Сдвиг” камера театры “А ты готов встречать Новый год?” спектаклен, Казаннның “Изуми” театры һәм режиссер Алиса Селецкая “Белая сказка” тамашасын, “Высокие братья” урам театры исә “Оле Лукойе” һәм “Куяннар шәһәрдә” спектакльләрен тәкъдим итә.

Кышкы интерактив тамашалар 20-30 минут бара. Чыгышлардан соң актерлар тамашачыларга мандариннар, баллы күчтәнәчләр, Яңа ел бәйрәм чаралары программасы язылган буклетлар таратачак. 
Сүз уңаеннан, артистлар чыгышларының тулы исемлеге www.park.tatar сайтында урнаштырылган.

“Әгәр барысы да уңышлы узып, тамаша татарстанлылар күңеленә хуш килсә, әлеге проектны республиканың үзенчәлекле традициясенә әверелдерү мөмкинлеге бар”, – диде Наталия Фишман.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20