Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.02.2016

Бүгеннән әти-әниләр Казан мәктәпләренә балаларын укырга кабул итүне сорап гариза бирә ала

Бүгеннән әти-әниләр Казан мәктәпләренә балаларын укырга кабул итүне сорап гариза бирә алаБүгеннән әти-әниләрдән Казан мәктәпләренә балаларны 1нче сыйныфка кабул итүне сорап язган гаризалар кабул ителә башлый. Теге яки бу мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен бу уку йортына язылу 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Калганнарга 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән.

Бу хакта бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсеннән соң журналистларга шәһәр Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин игълан итте. Аның сүзләренә караганда, балаларны 1нче сыйныфка кабул итүгә әзерләнү юнәлешендә зур эш башкарылган. Моның өчен башкала район хакимиятләре башлыклары боерыклары бастырылып, әлеге хакимиятләр, мәктәпләр, шулай ук Казан шәһәре мәгариф идарәсе сайтларында урнаштырылган. Мәктәпләр теге яки бу микрорайонга беркетелгән, һәр уку йорты буенча йорт номерлары бар. Әти-әниләр бу мәгълүмат белән ирекле рәвештә таныша ала.

“Әти-әниләрдән балаларын 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар мәктәпләрдә, шулай ук электрон рәвештә дә кабул ителә ала. Моннан тыш, баланың туу турында таныклыгының төп нөсхәсен тапшыру зарур. Әти-әниләр тапшырырга тиешле өченче документ – яшәү урынын теркәү турында таныклык. Башка документлар таләп ителми”, – диде Илсур Һадиуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, еш кына булачак 1нче сыйныф укучыларына тестлаштыру, имтихан, сынау уздыру мәсьәләсендә бәхәсләр туа. Закон буенча, бу төр процедуралар тыела, тестлауның теләсә кайсы формалары законсыз, дип басым ясады Мәгариф идарәсе башлыгы. Бу уңайдан ул Казанда балаларны 7нче сыйныфтан кабул итә торган 6 мәктәп бар, аларга микрорайоннар беркетелмәгән, шуңа әлеге лицейлар, гимназияләр укучыларны конкурс нигезендә кабул итәргә хокуклы, дип ассызыклады.

Булачак беренчеләр өчен җайлашу курсларын апрель-май айларында оештыру күздә тотыла. Алар бушлай үткәреләчәк. Хәзер башкаланың барлык мәктәләрендә әзерлек курслары алып барыла. Шундый ук чаралар балалар бакчалары базасында уздырыла. Әмма аларга йөрүче балалар мәктәпкә автоматик рәвештә кабул ителәчәк дигән сүз түгел. Балаларны мәктәпкә әзерләү бер чара булса, аларны уку йортына кабул итү бөтенләй икенче чара, дип искәртте Илсур Һадиуллин.

Балаларны 1нче сыйныфка кабул итү мәсьәләсендә нинди дә булса проблемалар килеп чыкса, әти-әниләр мәктәпләргә, мәгариф идарәләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, бүгеннән низаглар комиссиясе эшен башлый. Ул әти-әниләрне һәр сишәмбе 16.00дән 18.00гә кадәр кабул итәчәк.

“Әлбәттә, килеп туган сорауларны урында, мәктәпләрдә хәл итү яхшырак. Мәктәпләр җитәкчелеге бу уңайдан тулы күләмдә аңлату эшләре алып барачак һәм консультация уздырачак”, – диде башкаланың Мәгариф идарәсе башлыгы. Ул китергән мәгълүматларга караганда, яңа уку елында Казанда 14 меңнән артык укучы беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырырга әзерләнә. 2015-2016 уку елында башкала мәктәпләрендә 109 мең 748 укучы белем алса, 3 елдан аларның саны 16 меңгә артыр дип фаразлана. “Балалар туа, кешеләр Казанны даими яшәү урыны буларак сайлый тора. Бу безне сөендерә, чөнки республикабызның киләчәге – яшь буын кулында”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Илсур Һадиуллин. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20