Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.07.2016

Бүгеннән Төркиягә регуляр авиарейслар кабат ачыла

Росавиация 22 июльдән Төркиягә авиаюлларның кабат ачылуын хәбәр итте. Россия Транспорт министрлыгы бу мәгълүматның дөреслеген раслады дип яза РИА.

Төркия ягы, ил территориясендә һәм аэропортларда россиялеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүче шартлар үтәлечәген вәгъдә иткәннән соң, Россиядән Төркиягә рейслары булган авиакомпанияләр өчен авиаюлларның 22 июльдән кабат ачылуы әйтелә.

Төркиягә авиарейслар 16 июльдә, бу илдә хәрби түнтәрелеш омтылышы булганнан соң, туктатылган иде. Төрек президенты Тайип Эрдоган фетнә нәтиҗәсендә 246 кешенең үлүен (бу исәпкә фетнәчеләр керми) һәм 2 меңнән артык кешенең тән җәрәхәтләре алуын белдерде.

(Рәмис Латыйпов әзерләде). 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20