Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.10.2017

"Бәхетле" гипермаркетлар челтәре сатуга куелган

Татарстанның “Бәхетле” гипермаркетлар челтәренең сатылу ихтималы турында җиткерелә. Бу хакта “Ведомости” җиткерә. Сүз, мөгаен, Мәскәүдәге “Бәхетле” кибетләре турында бара торгандыр.

Әлеге басма челтәрләрне сатып алу тәкъдиме кергән компания хезмәткәренә сылтама ясый. “Бәхетле” челтәренең бәясе 10 миллиард сум тәшкил итә, диелә.

Татарстан сәүдә челтәренең Мәскәүдәге кибетләре аренда түләвенең югары булуы сәбәпле сатуга куелган булырга мөмкин, дип фараз кылына. Әлегә “Татар-информ” корреспондентлары гипермаркет челтәре вәкилләреннән аңлатма ала алмады.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»