Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.08.2016

Биектауда гаилә фермасын киңәйтергә хыялланган Хәйруллиннар юлсызлыктан интегә

Биектау районы Сая авылында яшәүче Хәйруллиннар гаилә фермасы юлсызлыктан интегә. Узган яз малларга азык алып кайтканда аларның тракторы фермалары янында батып калу сәбәпле, икенче бер трактор чакырып, аны тартып чыгарырга мәҗбүр булганнар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хуҗабикә Лилия Хәйруллина сөйләде.Биектауда гаилә фермасын киңәйтергә хыялланган Хәйруллиннар юлсызлыктан интегә - видео


Күпме кош-корт, мал асраганнарын фермерлар үзләре дә төгәл белми


Хәйруллиннар күпләп терлек үрчетү белән якынча 17 ел шөгыльләнә. Гаилә фермасы буларак исә 2012 елда теркәлгәннәр һәм мал санын тагын да арттырганнар. Гаилә фермасында 15 сыер, 150 ләп сарык исәпләнә. Моннан тыш, хуҗалык көтүенә 42 баш бозау йөри. Гаилә башлыгы Илшат кош-корт яратуын, шуңа да кайда нәрсә күрсә, шуны алып кайтуын әйтте. Мисал өчен, аларның сараенда 15 ләп бытбылдык яши. Хәйруллиннар аларның йомыркаларын яратып ашауларын әйттеләр.

Шулай ук хуҗалыкта тавык-чебеш, 100 ләп каз-үрдәк үстерәләр. Тавыклар барысы да утырып чыгарылган, хуҗабикә аларның хәтта төгәл генә санын да белми. Сату өчен үстерелгән 50 баш бройлерлары инде сатылып беткән. Утыртып чыгарылган тавыкларны һәм казларны исә хуҗалар үзләре өчен генә үстерәләр, артканын гына сатуга куялар. “Анасы үзе бастырып чыгарган каз-үрдәк әйбәтрәк була, чөнки ана каз бәпкәләрен үзе тәрбияли. Инкубаторда чыгарганны исә карарга кирәк, чөнки үрдәкләр дә, казлар да алай чыгарылган бәпкәләрне ияртеп йөрми”, - ди Лилия ханым. Бер үрдәкне “алдап”, утыртып чыгарган бәпкәләре янына төнлә инкубаторныкыларын кушкан булганнар, әмма ана үрдәк барыбер аларны таныган, соңрак чукыган. Инстинкт аларда да көчле, ди хуҗабикә.

Без Хәйруллиннарга килгәндә, казлар бер-бер артлы төзелеп, су буеннан кайтып керде. Аларга уртанчы уллары шунда ук ашарга ташый башлады. Сүз уңаеннан, Хәйруллиннар 3 ул үстерә. Кечкенәләре Ильяска әле 10 ай гына, 16 яшьлек Алмаз һәм 14 яшьлек Илназ инде хуҗалыкта зур ярдәмче. Гаиләгә ялларда кайткан туганнары да ярдәм итәргә тырыша. Зур эшләрне гел күмәкләшеп башкарабыз, ди Лилия.

Малларга азык әзерләү белән гаилә башлыгы Илшат Хәйруллин шөгыльләнә. Быел 200 төргәк печән әзерләгән, 100 төргәк салам әзерләргә исәплиләр. Шуның 60 сы инде хуҗалыкка кайтарылган. Азыкны алар 50 гектар пай җирләрендә үстерә. “Басу булгач, эшләве җиңелрәк. Елга буйлары саен печән чабып, җыеп йөрисе юк. Малны күрше-тирә күп тотканга күрә, бер-беребезгә ярдәм итәбез”, - диде ул.

Дару үләннәрен җыярга авыл советы эшчеләре булыша. Кышка Хәйруллиннар тал ботакларын, кычыткан, меңъяфрак кебек дару үләннәрен җитәрлек күләмдә туплаган. “Бу безнең өчен зур ярдәм, малларга кышка яхшы витаминнар”, - диде Лилия Хәйруллина.



"Япониядә" малларны күп асрыйлар


Хәйруллиннар көн саен уртача 180 литр сөт савып алалар. Җитештерелгән продукцияне — каймак, эремчек, сөтен Казанга алып барып саталар.

Мал үстерүнең файдасына килгәндә, каз сатудан керем булырга мөмкин, ди Лилия. Әмма бәпкәләрне сатып алган очракта, файда юк диярлек. Сарык үрчетүдән акча эшләп була, чөнки сарык итенә ихтыяҗ ел әйләнәсе бар, дип белдерде хуҗалык вәкиле. Мөгезле эре терлек белән дә шундый ук хәл. “Күпләп үстерсәң — кереме бар инде. Тамчыдан күл җыела бит”, - диде Лилия Хәйруллина.

Хәйруллиннар яши торган урамны авыл халкы шаяртып, Япония дип атап йөртә. “Бездә балалар да, сыерлар да күп. Урамыбызда 5 кенә йорт булса да, һәр йорт саен кимендә 5 сыер асрыйлар: 5 йортка 61 сыер исәпләнә”, - диде Илшат Хәйруллин.



“Өметемне өзмим әле, өметсез — шайтан, диләр...”


Хәйруллиннар, терлек санын арттырырга теләп, иң элек ферма салырга теләгән. Әмма моның өчен җитәрлек акчалары булмау сәбәпле, банктан кредит алырга ниятләгәннәр. Тик гаилә башлыгының хезмәт хакы зур булмаганга, ә Лилия ханым рәсми рәвештә эшләмәгәнгә, аларга кредит бирмәгәннәр. Хәйруллиннар машиналарын сатып, сарай төзегән. Соңрак терлекләр сатып ала башлаганнар. Сарайга җиһазлар сатып алып, сыерларга кышын җылы, җәен салкын су килә торган итеп ясаганнар. Саву аппаратлары да көйләнелгән. Айга бер тапкыр сарайда генераль чистарту уздырып, диварларга кадәр юуларын сөйләделәр.

“Сарай салганнан соң безгә дәүләт тарафыннан 480 мең акча бирелде. “Лизинг-грант” программасы буенча трактор сатып алдык, аның 300 мең сумын республиканың Икътисад министрылыгы компенсацияләде. Әмма авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче өчен кыенлыклар да җитәрлек. Аеруча да кәгазь эше күп. Үзеңнең эшләгәнеңне, алынган акчага нәрсәләр башкарганыңны исбатлый алмыйча җәза чигәсең. Җиңел эш түгел инде. Без дә шуның белән “агуланганга” күрә генә эшлибез. Бу эшне ташлап, берәр ай тотынмый торсак, без дә эшне ташлар идек, бәлки”, - диде Лилия.

Ул Казанда туып үсеп, Биектаудагы Саяга килен булып төшкән. Әти-әниләренең эшен 14 яшьлек уллары дәвам итәргә хыяллана.

“Бер нәрсә дә 100 процент үзен-үзе аклап бетерми: каядыр табасың, каядыр югалтасың... Кеше үзе эшләп карамыйча гына, аны аңламый инде. Менә син шуның белән шөгыльлән әле, дип киңәш биреп булмый”, - дигән фикердә хуҗабикә.

Керем алганчы, хуҗалыкка зур авырлыклар аша узарга туры килә. “Каршылыклар гел бар инде. Мин техника алганчы, башта бик авыр иде. Аның печәнен дә кул белән кертергә кирәк, саламын да кул белән ташырга, тиресен дә түгәргә. Аны ашату проблема түгел — тирес түгү авыр. Дәүләттән ярдәм җитеп бетми инде. Киңәергә кыен. Әле бездә дачалар юк, алар да булса, өй тирәсендә генә ферманы киңәйтеп булмый”, - ди фермер. 

Дәүләттән алган ярдәм белән дә кыенлыклар килеп чыккан. Алар акча алган вакытта билгеле бер күләмдә салым түләячәкбез дигән йөкләмә алган булганнар. Әмма бу салым күләме кимрәк булып чыккан. Фермерлар хәзер дәүләттән алган ярдәмне кире кайтарырга туры килмәсме дип курка.

Әмма кыенлыклар моның белән генә бетми. Хуҗалык эчендә язгы-көзге пычракта техника белән йөрү мөмкин түгел, тракторлары батып кала. “Сарайлар күп булгач, йөрмичә дә булмый. Узган ел район җитәкчелеге юл салырга булышабыз, дигәннәр иде. Көтәбез инде, һаман ярдәм итәрләр дип өметләнәбез. Былтыр яз көне тракторыбыз азык алып кергәндә сазга батты, алгы көпчәкләре бөтенләй дә җиргә төшеп бетте. “Дизель” тракторы чакыртып, шуның белән өстерәтеп алдылар. Алай итеп мал асрау бер дә җиңел түгел. Шуңа да районга мөрәҗәгать иттек. 3 елдан бирле сорыйбыз инде аны. Соңгы тапкыр былтыр август аенда сорадык, өметләнәбез инде, өметсез шайтан, диләр, бит”, - ди Хәйруллиннар.

Әлеге мәсьәлә буенча “Татар-информ” хәбәрчесе Биктау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримовка мөрәҗәгать итте. “Бу мәсьәлә мин эшкә килгәнче үк, моннан 2 ел элек тә күтәрелгән иде. Быел гаилә фермаларына ярдәм итү программасы төгәлләнде. Без Хәйруллиннарга юл салуны икенче ел планына кертәбез”, - диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20