Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.08.2017

Биектауда Россельхознадзор оешмасының күчмә киңәшмәсе уза

Бу минутларда Биектау районының Зур Ковал авылында Россельхознадзорның Татарстан идарәсе күчмә киңәшмә уздыра. Анда агач-куак белән капланган авыл хуҗалыгы җирләре проблемасы күтәрелә. Киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Александр Дружин, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов, Яшел Үзән, Питрәч, Югары Ослан, Лаеш, Биектау районнарының Россельхознадзор оешмасы вәкилләре, фермерлар катнаша.
Киңәшмәдә төп доклад белән Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов чыгыш ясады.
«Семинар үткәрү өчен безнең районны сайлавыгыз өчен рәхмәт. Бүген без мөһим мәсьәләләр турында сөйләшергә җыелдык. Агач-куак басып киткән авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртеп, иген үстерергәме, әллә урман хуҗалыгы министрлыгына тапшырыргамы? Бергәләп уртак фикергә килербез дип уйлыйм», — диде ул.
Күчмә утырыш кысаларында докладлар тыңлау, Россельхознадзор оешмасы эшчәнлеге белән фильм аша танышу күздә тотыла. Шулай ук семинарда катнашучылар агрохимикатларсыз үскән арпа басуы, туфрак саклау чаралары күрелгән җир кишәрлеге һәм"Чулпан" тыюлыгы территориясендә чишмә белән дә танышачак.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!