Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2016

Биектаудагы тәвә кошы фермасында әлеге экзотик кошлар саны арткан

Биектаудагы тәвә кошы фермасында әлеге экзотик кошлар саны арткан
Биектау районы Ямаширмә авылындагы Габделәхмәт Котдусовның крестьян-фермер хуҗалыгында хайваннар саны арткан. Хәзер анда тәвә кошлары, нәселле тавык-чебешләр, аккошлар, тавислардан һ.б. хайваннардан тыш, 5 сыер, 3 Вьетнам дуңгызы яши. Тәвә кошлары санын да арттырганнар: аларның гомуми саны 18 гә җиткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә хуҗалык җитәкчесе бәян итте.

Аның сүзләренчә, әлеге хуҗалыкта узган ел 7 мең турист булган. Быел исә 8 ай эчендә шул хәтле турист Татарстан  тәваларын  күреп киткән. Биредә экскурсия 1 сәгать дәвам итә. Коймак белән чәй эчү дә шул программага кертелгән. Моннан тыш, хуҗалыкта балык тоту да каралган. Тотылган балыкларны туристлар үзләре белән алып китә ала.

Биредәге аккошлар кышын җылы якка китми, шунда кала. “Аккошларыбыз эчке якта урнашкан бассейнда кышлый. Ташбакалар белән шунда яшиләр. Ана аккошка 3 яшь, атасына — 5. Ата аккошның пары үлгәннән соң, без бик озак пар таба алмый интектек. Быел әле алар парлашты гына, киләсе елга бәпкәләр дә чыгарырлар, дип өметләнәбез”, - диде Габделәхмәт Котдусов.

Аның сүзләренчә, хуҗалыкның көнлек чыгымы 3-4 мең сум. Керемнәр исә туристларның күплегенә бәйле. Кайбер көннәрне 100 әрләп турист килә, кайбер көнне берәү дә булмый, ди хуҗа.

Кышкы программа белән җәйге программа да аерыла. Элек туристлар монда шимбә-якшәмбе көннәрендә генә кунак булса, хәзери исә эш көннәрендә дә килүчеләр арткан. Туристлар  тәвә кошларының йомыркаларын да бик теләп сатып ала. Бер йомырканың бәясе - 1,5 мең сум. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20