Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.03.2016

Билалетдинов "Ак Барс" тренеры вазифасында калачак - ММЧ

Гагарин Кубогының беренче раундында "Ак Барс" Уфаның "Салават Юлаев" клубына җиңелүенә карамастан, Зиннәтулла Билалетдинов команданың баш тренеры вазифасында калачак. Бу хакта "Чемпионат"ка вәзгыять белән таныш чыганак хәбәр иткән.

Бу карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган иде.

Искәртеп узабыз: Зиннәтулла Билалетдиновның команда белән контракты 2017 елның 30 апреленә кадәр исәпләнгән. Шул ук вакытта "Ак Барс"ның тренерлар штабында җитди үзгәрешләр булырга мөмкин. "Бу хакта сөйләшүләр узды. Үзгәрешләр, мөгаен, булачактыр", - дип белдергән чыганак.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20