Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

Билгесезлектән чыгу юлларын нәфис фильм өйрәтә

Шимбә кичендә югалган хыяллар өчен көрәшергә өйрәткән «Хотел бы я быть здесь” нәфис фильмын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында карагыз.

Фильмда Айдан Блум тарихы яктыртыла. Ул актёр, ир һәм ата, ләкин 35 яшендә әле һаман үзен һәм тормыш максатын табарга омтыла. Ике баласын тәрбияләгән вакытларда, Айдан эзлекле рәвештә элек үзендә таба алмаган өлешләрен күрә башлый.

Айданның соңгы арада эшләре аксый һәм моны гомер кризисы дип атау дөресрәк яңгырар. Ул үз эшенең чын остасы булып җитешмәгән: аның соңгы роле баш кавыгына каршы чәч югыч рекламасында төшү. Аның балалары Айданның атасы түлисе килмәгәнгә мәктәптән куылганнар. Күптәнге низаглары аңа туганы белән кавышырга комачаулый, хатынының канәгатьсезлеге шелтә пәрдәсе сыман каршында басып тора. Мондый очракта кая барырга һәм нишләргә? Гомернең үзгәрмәве белән килешергәме, әллә югалган хыяллар өчен алга таба көрәшергәме?

Мөһим сорауларга җавапны шимбә, 15 нче июль, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында «Хотел бы я быть здесь” нәфис фильмын 22:00 сәгатьтә карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20