Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.03.2015

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышына каралышка 42 мәсьәлә тәкъдим ителгән

 Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышы 20 март көнне сәгать 10да булачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында әйтелде. Утырыш ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә үтте. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты. Президиум утырышының көн кадагына куелган мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина чыгыш ясады.

Комитетлар тәкъдиме белән Дәүләт Советының чираттагы утырышында 42 мәсьәлә буенча фикер алышу узар дип көтелә. Алтынчы утырышның төп мәсьәләсе буларак ТР башкарма хакимият органнарының 2014 ел эшчәнлегенә хисабы каралачак. Әлеге хисап ТР Дәүләт Советына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 10 мартта тәкъдим ителгән. Бу мәсьәлә буенча парламент каршында ТР Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясар дип көтелә.

Депутатлар шулай ук "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү (III укылыш), "Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында "гы ТР Законының 11нче маддәсенә үзгәрешләр кертү (I укылыш), "Татарстан Республикасы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында"гы ТР Законының 10нчы һәм 15нче маддәләренә үзгәрешләр кертү (I укылыш) һ.б сораулар буенча фикер алышычак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20