Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.02.2015

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышы агымдагы елның 20 нче февралендә узачак

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бишенче утырышы агымдагы елның 20 нче февралендә сәгать 10 да үткәреләчәк. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеле булды. 

Утырышны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Көн үзәгенә 6 мәсьәлә чыгарылган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова, комитет рәисләре, президиум әгъзалары катнаша. Президиум утырышының көн кадагына куелган сораулар буенча ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина чыгыш ясый. Фәрит Мөхәммтшин билгеләп узганча, сессия утырышы алдыннан барлык комитет утырышлары уздырылды. "Беренче, икенче һәм өченче укылышка куелган барлык сораулар һәм өстәмә мәсьәләләр каралды. Шуңа күрә бишенче утырышны үткәрү өчен җирлек бар",- диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20