Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2016

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышында ТР Президенты катнаша

Бу минутларда ТР Дәүләт Советында бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы башланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Югары, Конституция судлары рәисләре, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская һәм башкалар катнаша.

Иң элек көн тәртибендә 33 мәсьәлә иде. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин көн үзәгенә федераль законнарның 5 проектын карауны кертергә тәкъдим итте. Парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты тәкъдиме буенча, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсен ТРның Архив эше буенча дәүләт комитетына үзгәртү мәсьәләсен кертү тәкъдиме белән чыкты. Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин да көн тәртибенә берничә сорау кертү турында мөрәҗәгать итте. Шул рәвешле, көн үзәгендәге мәсьәләләр саны 40 ка җиткерелде.

Утырышта 13 республика закон проекты, 10 федераль закон проекты һәм Россия төбәкләренең закон чыгару органнарының закон инициативаларын карау ниятләнә. Беренче укылышта Татарстанның 11 закон проектын карау планлаштырыла. Алар – “2015 елда ТР бюджеты үтәлеше турында”, “2015 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында”. Шулай ук “Салым салуның кыскартылган системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференцияләнгән салым ставкалары урнаштыру турында”, “ТР Дәүләт Советы депутаты статусы турында”гы, “ТР Дәүләт вазифалары турында”гы, “ТР да яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында”гы, “ТР да музейлар һәм музей эше турында”гы һ.б. ТР законнарына үзгәрешләр кертү планлаштырылган.

Өченче укылышта “ТР да театрлар һәм театр эше турында”гы ТР закон проекты буенча фикер алышу планлаштырыла, икенче укылышта – “ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы.

“Хөкүмәт сәгате” кысаларында ТР Министрлар Кабинетының “Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиянең балигъ булмаганнарның күзәтчесезлеген, алар тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау һәм аларның хокукларын яклау буенча эшчәнлеге турында” мәгълүматы тыңланачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20