Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.07.2015

Бизнес коррупциягә каршы көрәштә актив катнашырга тиеш – Тимур Нагуманов

Бизнес коррупциягә каршы көрәштә актив катнашырга тиеш – Тимур Нагуманов РФ Президентының ИФО ндагы тулы вәкаләтле вәкиле Олег Машковцев кичә видеоконференция режимында төбәкләр белән Идел буе федераль округында Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр советы утырышын үткәрде. Анда катнашучылар контроль-күзәтчелек органнарының, Татарстан Республикасы мисалында, алар тарафыннан кече һәм урта бизнес субъектларын дәүләт контролендә тотуны гамәлгә ашыру эшчәнлеген анализладылар, шулай ук дару препаратлары һәм медицина хезмәтләре рекламасын урнаштыру мәсьәләләре һ.б. буенча фикерләштеләр, дип белдерә ТР буенча Баш федераль инспектор аппараты.

Олег Машковцев белдергәнчә, «Небанковская депозитно-кредитная организация «Агентство кредитных гарантий» АҖ һәм «Российский банк поддержки малого и среднего предпринимательства» АҖ базасында кече һәм урта бизнес субъектларына финанс, юридик, методик һ.б. ярдәм күрсәтү максатыннан кече һәм урта бизнесны үстерү буенча бердәм институт булдыру планлаштырыла.

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов контроль органнарының гаеп эшләрен ачыклаучы яңа мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрү турында сөйләде. Бу система Татарстанның вәкаләтле вәкиле һәм прокуратура карамагында. Эшмәкәрләр өчен тест режимында электрон сервислар эшли, алар ярдәмендә тикшерү нәтиҗәләрен белдерә һәм шикаять бирә ала.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, республикада коррупция очраклары кими, әмма ул һәрвакыт, бизнесменнар белдергән, иң мөһим проблема булып кала. “Республикада уникаль тәҗрибә бар. Татарстан Президенты карышнда коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә булдырылган, аны Марс Бәдретдинов җитәкли. Бу идарә белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Коррупция очраклары белән очрашкан эшмәкәрләр мөрәҗәгать иткәндә, без коррупциягә каршы идарәдәге хезмәттәшләребез белән бу мәсьәләне тикшерәбез һәм бу, әйтергә кирәк, нәтиҗәле алым. Гомумән алганда, коррупция белән барысы да көрәшүгә карамастан, иң нәтиҗәле эш республикада, Президент аппаратында булдырылган. Коррупциягә каршы көрәш идарәсе белән бергә эшләү процессында без республика районнарына чыгабыз. Ниндидер коррупцион факторлар ачыкланган очракта, оператив рәвештә Президентка җиткерәбез. Ул безнең позицияне хуплау буенча карар кабул итә һәм вазгыятьне үзгәртү мөмкинлеге туа. Коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәшү өчен, эшмәкәрләргә, барыннан да элек, ришвәт тәкъдим итмәскә, ә ришвәт сораулары хакында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү зарур. Башка юл юк, бизнес коррупциягә каршы көрәштә актив катнашырга тиеш”, - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Татарстанда 140 меңгә якын эшмәкәр бар. Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, Татарстанда имин эшлекле климат булуга карамастан, бизнестан мөрәҗәгатьләр саны арта. Шулай итеп, 2014 елда бизнес-омбудсмен адресына 688 мөрәҗәгать булган. Аларның яртысы диярлек Башкарма комитетларга һәм муниципалитетлар башлыкларына шикаять белдерүгә бәйле.

Фотосурәт ТР буенча Баш федераль инспектор аппаратынан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20