Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.11.2017

Бәйрәм кичендә чемпионнар волейболы күрсәтелә

Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы волейбол трансляциясе күрсәтә. Рәсәй Суперлигасының чираттагы турында Казанның “Зенит” волейбол клубы белән Мәскәүнең “Динамо” командасы көч сынаша.

Мәскәү волейболчылары “Зенит” клубының күптәнге көндәшләре исәпләнелә. Елдан-ел “Динамо” чемпионатның югары урыннары өчен дәгъва кыла, ләкин соңгы сезоннарда мәскәүлеләрнең җиңү тәмен татып караганнары юк. Төп көндәшеннән кыйммәтле очколарны тартып алу “Динамо” өчен зур җиңүгә беренче адым булуы ихтимал.

Мәскәү клубында 2012 нче елда Лондон шәһәрендә узган Олимпия уеннары чемпионы, 2017 нче елгы Европа чемпионы Юрий Бережко чыгыш ясый. Казан волейбол җанатарларына Юрий 2013-2014 нче елгы сезонда “Зенит” өчен чыгыш ясавы аша билгеле. Моннан тыш, мәскәүлеләр составында зур җиңүләрнең нәрсә икәнен белгән Павел Круглов һәм Дмитрий Щербинин кебек волейболчылар чыгыш ясый. Мәскәүнең әзерлекле командасына каршы тору авыр булырмы?

Сорауга җавапны сез шимбә, 4 нче ноябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Зенит” һәм “Динамо” волейбол клублары арасындагы уенны карап белә аласыз. Волейбол уеныннан турыдан-туры трансляция 18:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!