Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

Бәйрәм кичендә Татарстан халыклары корылтаена багышланган концерт күрсәтелә

Беренче май кичендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы III Татарстан халыклары корылтаена багышланган концерт программасын тәкъдим итә.

Татарстаныбызда ничә төрле милләт вәкилләре яшәгәнен беләсеңме син? Республикабызда 173 тән артык милләт үзара дус һәм тату яши икән бит. 22 нче апрельдә Казанда Татарстан халыклары корылтае узды. Бу әһәмиятле чара Татарстанда әле өченче тапкыр гына уздырыла. Шулай булса да, анда республиканың 45 районыннан килгән делегатлар һәм республикабыздагы 36 милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашты. Татарстан халыклары корылтае Казанда соңгы тапкыр моннан дистә елдан артык элек уздырылган иде. Хәзерге вакытта да милли сәясәт һәм республикадагы халыклар арасында тынычлык һәм килешүчәнлек саклау мәсьәләләре актуальлеген югалтмый. Корылтай кунаклары өчен махсус әзерләнгән зур концерт тамашасы күрсәтелде. Тулы концертны “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы бәйрәм кичендә тамашачыларына күрсәтә.

Зур концерт тамашасын “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 1 нче май 20:00 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20