Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

“Бәллүр каләм – 2017” җиңүчеләре арасында "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә бар

19 нчы майда Казанда узган бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм -2017» XX бәйгесе номинантлары билгеле булды.

Бәйгенең бер номинациясендә җиңүче булып «Яңа Гасыр» телеканалында «Белем дөньясы» тапшыруын алып баручы Люция Нотфуллина танылды. Быел «Журналистикада исем» номинациясе исеменә дәгъва кылучылар бихисап күп булды. Журналистны зур бәйгедә җиңү яулавы белән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе чын күңелдән тәбрик итә!

Быелгы бәйгедә катнашу өчен гомуми күләмдә ике меңнән артык гариза кабул ителгән. Конкурс тугыз номинация буенча үткәрелде. Бәйгенең яңа — «Тукайның тууына — 130 ел» махсус проект номинациясендә «Болгар радиосы» җиңү яулады. Радио бөек татар шагыйренең туган көнендә «Тукай эзләре буйлап» масштаблы акциясен уздырды. Мактаулы исем дә аларга шушы хезмәтләре өчен тапшырылган.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов Республикабызныӊ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка массакүләм мәгълүмат чаралары белән иӊ яхшы эшләүче җитәкче номинациясендә җиӊүче «Бәллүр каләм"ен тапшырды. «Сез журналистлык премиясенә чын-чынлап лаеклы,» — дип билгеләде Илшат Әминов министрны бүләкләү вакытында.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера