Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.10.2017

Түбән Новгород хоккейчыларына каршы уйнар вакыт җитте

Дүшәмбе «Яңа Гасыр» каналы Түбән Новгород шәһәреннән хоккей трансляциясе күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы уен көнендә җирле «Торпедо» командасы белән Казанның «Ак Барс» хоккей клубы көч сынаша.

Түбән Новгород хоккей клубын бүгенге көндә латыш белгече Петерис Скудра җитәкли. Командада дүртенче сезонын уздыручы яшь остаз елның-елында «Торпедо» белән плей-офф урыннарын яулап килде, ләкин беренче раунд плей-офф уеннары киртәсе команда өчен еш кына үтеп чыга алмаслык киртәгә әверелгән иде.

Шушы уңышсызлыкны күз уңында тотып, үзе дә берара «Ак Барс» капкасын саклаган Петерис Скудра Түбән Новгород командасының соңгы линиясен капларга Казан клубыннан Станислав Галимовны алды. Капкачы Иван Лисутин белән берлектә Галимов Түбән Новгород командасының соңгы линиясендә калын дивар ясады һәм нәтиҗә үзен озак көттермәде — КХЛ чемпионатының сентябрь ае нәтиҗәләре буенча Станислав Галимов лиганың иң яхшы капкачысы булып танылды. «Торпедо» хоккей клубы 16 у.е.ннан соң катлаулы «Көнбатыш» конференциясендә «Локомотив» һәм «Северсталь» кебек көчле командаларны артта калдырып, 27 очко белән бишенче баскычны били.

Моннан тыш, Түбән Новгород командасында «Ак Барс» җанатарларына яхшы таныш һөҗүмчеләр Михаил Жуков, Максим Лазарев һәм Сергей Костицын чыгыш ясыйлар. Катлаулы уенда күрше командага каршы казанлылар нинди уен күрсәтерләр?

Моны сез дүшәмбе, 9 нчы октябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары аша «Ак Барс» һәм «Торпедо» командалары арасындагы хоккей уенын карап белә аласыз. Түбән Новгородтан турыдан-туры трансляция 19:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!