Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2017

Болгар ислам академиясе ачылуны "Таяну ноктасы" ток-шоу үзәгенә ала

Сишәмбе кичендә "Таяну ноктасы" тапшыруы Болгар ислам академиясе ачылу вакыйгасына бәйле әңгәмә оештыра. Ток-шоу кунаклары студиядә шатлыклы мизгелдән алган кичерешләре белән уртаклашалар.

Искәртеп узыйк, Болгар ислам академиясенең тантаналы ачылышы кичә 4 нче сентябрьдә узды. Чарага чакырылган кунаклар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре һәм төрле район башлыклары бар иде. Тантана алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру чарасы булып узды. Быел Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителгән. Кичә Болгар ислам академиясен ачу тантанасыннан махсус репортаж "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында 19:00 сәгатьтә эфирга чыкты.

Болгар ислам академиясе ачылу вакыйгасына бәйле тапшыруда түбәндәге кунаклар катнаша: Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, сәясәтче Руслан Айсин һәм "Нәсыйхәт" тапшыруының алып баручысы, редакторы Ләйсирә Фазлыева.

Академия ачылуга кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 5 нче сентябрь, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!