Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2017

Болгар Ислам академиясенә Сириядән профессор килде

Татарстанга Болгар ислам академиясенә лекцияләр укырга чакырылган беренче профессор килде. Бу хакта Facebookтагы битендә уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Болгар ислам академиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, Мостафа әль-Буга атна дәвамында Болгарда һәм Казанда лекцияләр укыячак. Сириядән килгән галим ислам хокукы өлкәсендә белгеч, шәригать фәннәре докторы.

Искәртеп үтик, Болгар ислам академиясендә беренче уку елы быел, 2017 елның 4 сентябрендә башланды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында интервьюда Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, югары уку йортында чит илләрдән килгән өч укытучы даими эшләячәк, калган унлап белгеч лекцияләр укырга киләчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера