Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.03.2019

Болгар ислам академиясендә кадрлар үзгәреше. Ректор һәм президент китте

Бүген Болгар ислам академиясенең җитәкчелек составы үзгәрде. Гамәлгә куючылар советы әгъзалары карары белән Рафик Мөхәммәтшин урынына Болгар ислам академиясе ректоры итеп Данияр Абдрахманов сайланды. Шулай ук элеккеге Казан мэры Камил Исхаков биләгән академия президенты вазыйфасы бетерелә.

— Ректорга фәнни һәм мәгариф эшчәнлеген алып бару мәсьәләләрен хәл итү йөкләнгән. Абдрахманов башка мәсьәләләр арасында финанслауны, халыкара эшчәнлекне, үсеш стратегиясен һәм программасын, академиянең административ-хуҗалык эшчәнлеген тәэмин итәчәк, — дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Данияр Абдрахманов 1980 елның 25 ноябрендә Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә туа. 2003 елда Башкорт дәүләт университеты ФфиСны, 2006 елда БашДУ аспирантурасын тәмамлый.

Фәлсәфи фәннәр кандидаты, БР Президенты стипендиаты (2005−2006), Яшь галимнәргә бирелә торган БР хокумәте гранты иясе (2007).

Гамәлгә куючылар советы өч оешма вәкилләре катнашында узды — Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россия Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре Советы аппараты җитәкчесе Рушан хәзрәт Аббясов, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин аквапарк до 16 апреля