Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.10.2017

"Болгар радиосы" V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы якынлаша

9 нчы декабрьдә Казанда «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза. Быел зур тантана бишенче мәртәбә уздырыла. Милли музыкаль премия быелгы тантанада 35 җырчыга тапшырыла. Тыңлаучылар һәм телевизор караучылар биргән тавышлар саны буенча алар «Кайнар хит» хит-парадының төрле аенда җиңү яулап, аерым номинацияләрдә җиңеп чыктылар.

Милли музыкаль премия, күптән урнашкан гадәт буенча, җырны башкаручыга гына түгел, ә аның авторларына да тапшырыла. Тамашачылар бүген үк берничә җиңүченең исемен белә ала. «Айлык хит-парад» күрсәткечләрендә беренче баскычта урнашып, татар эстрадасының берничә популяр җырчысы «Кайнар хит» хит-парады нәтиҗәләре буенча «Болгар радиосы» Милли музыкаль премия ияләре булып танылдылар. Алар арасында Азат Абитов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Резидә Шәрәфиева, Флорит Гыйздәтуллин, Рәсим Низамов, Сиринә Зәйнетдинова, Марсель Вәгыйзов, Илназ Баһ кебек башкаручылар бар.

Искәртеп узыйк, «Кайнар хит» проекты — ул тыңлаучылар арасында иң популяр булган ун җыр катнашындагы «Болгар радиосы» рәсми хит-парады. «Кайнар хит» программасында, музыкаль өлештән тыш, мәгълүмати өлешләр — «Хит-яңалыклар» (татар шоу-бизнесындагы иң кайнар яңалыкларга кыскача күзәтү ясау) һәм «Хит-досье» (хит-парадта катнашучыларның кыскача биографиясе) сәхифәләре эшләп килә.

Шимбә көннәрендә «Яңа Гасыр» телеканалы экраннарында 10:00 һәм 11:00 сәгатьләр аралыгында туры эфирда барлык башкаручылар катнашында нәтиҗә ясау чыгарылышы күрсәтелә. Тыңлаучылар атна дәвамында «Хит» сүзен язып 5065 номерына SMS-хәбәр юллый алалар. Телевизор караучылар туры эфир вакытында стационар һәм кәрәзле телефоннар аша бушлай шалтыратулар ярдәмендә тавыш бирә алалар. Алынган мәгълүматлар бергә кушылалар һәм туры эфир вакытында «Яңа Гасыр» телеканалы аша игълан ителәләр.

«Айлык хит-парад» күрсәткечләре буенча беренче урын яулаган җыр «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе лауреаты булып таныла да инде.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Васил Загитович интервью на татарском Программа Мин Минимисс Тукай эзлэре буйлап Кос-Химия достижений 2 КОС_химия достижений