Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.08.2015

Болгар шәһәрендә төзеләсе яңа кунакханә исеменә конкурс игълан ителде

Кичә ТР Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә төзеләчәк яңа кунакханә исеменә конкурс игълан итте. Бәйге 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурсны ТРның туризм буенча комитеты, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТРның Спас муниципаль районы, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды һ.б. оештыра.

Булачак кунакханә комплексының исеме үзенчәлекле, матур яңгырашлы һәм уңай әйтелешле булуы шарт. Шулай ук аның болгар-татар цивилизациясен һәм татар халкының рухи байлыкларын чагылдыруы да мөһим. Кунакханә исемендә динилек һәм дөньявилык чагылуы да кирәк.

“Болгардагы кунакханә комплексы исеменә конкурс игълан иттек. Ул исем тарихны, бу җирнең рухын үзенә сеңдергән булырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.

Конкурста Россия гражданнары гына түгел, чит ил гражданнары да катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Анда катнашучы рус, татар, инглиз телләрендә күп дигәндә 3 вариант тәкъдим итә ала. Шулай ук 3 телдә үзенчәлекле шигарь уйлап табарга да мөмкин.

Конкурста катнашу өчен кунакханә исеме вариантлары һәм исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, яшен, яшәү урынын, телефон номерын күрсәтеп заявка җибәрергә кирәк. Заявканы ТРның туризм буенча комитетының pr.tourism@yandex.ru электрон адресына “Болгардагы яңа кунакханә” дигән тамга белән юллау шарт. Шулай ук (843)222-90-28 номерлы телефонына хәбәрләр дә кабул ителә. Моннан тыш, Instagram кәрәзле кушымтасында, “ВКонтакте” социаль челтәрендә яки Facebook та #гостиницаболгар хэштегы белән кунакханә комплексы исемен язарга була.

Конкурска заявкалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. 10 көн дәвамында аларга конкурста катнашулары яки катнашмаулары хакында хәбәр юлланыла. Вариантларны конкурста катнаштыруны эксперт коммиссиясе хәл итә. Алар иң яхшы 5 вариантны 5 октябрьдән дә соңга калмыйча билгелиячәк. Моның өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, ТРның туризм буенча дәүләт комитеты, республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды һ.б. сайтларда тавыш бирү оештырылачак.

Ачык тавыш бирү 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган җиңүчене бүләкләү тантнасын исә Болгар шәһәрендә уздыру ниятләнә.

Җиңүченең исеме Болгар объектларына багышланган вакытлы матбугатта басылачак, шулай ук, Республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының VI том китабына язылачак. Моннан тыш, ул яңа кунакханә комплексында 3 көн кунак булу һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында кунак булу хокукына да ия булачак. Аңа сувенирлар бүләк итү дә планлаштырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20