Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.09.2015

Болгарда “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция була

 8 октябрь көнне Болгар шәһәрендә “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла. Чара Татар дин галимнәре елы кысаларында, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, оештырыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылачак дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, шулай ук Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит илләр дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында дин, фән әһелләренең чыгышлары, яңа китаплар тәкъдим итү каралган, шулай ук имамнар өчен оештырыла торган алты айлык “Изге Коръәнне дөрес уку” һөнәри әзерлек курсларын рәсми ачу ниятләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20