Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2015

Болгарда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Болгарда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган күргәзмә ачылдыБүген Болгарда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Спас районы башлыгы Камил Ногаев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Болгарга килгәч Минтимер Шйәмиев кунакханә комплексы төзү өчен билгеләнгән урынны карады. Аннары кунаклар Болгар цивилизациясе музеена киттеләр, анда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган “Борынгы Болгар яңарышы” күргәзмәсе ачылышы булды.
Фотокүргәзмәдә 40 ка якын фоторәсем тәкъдим ителгән. Биредә Истәлекле билге, Хан сарае, Ак мәчет, Икмәк музее һ.б. шундый объектларның төзелеш, торгызу һәм консервация этаплары тарихи фотоларын карарга мөмкин.
Күргәзмәне Татарстан Спас районын укучыларының Болгарның үткәне һәм киләчәгенә багышланган рәсемнәре тулыландырган. Минтимер Шәмиев бу эшләргә югары бәя бирде һәм аларның киләчәге белән кызыксынды. Татьяна Ларионова белдергәнчә, балалар рәсемнәре Болгар һәм Зөягә багышланган республика конкурсында катнашачак. Моннан тыш, алар республика ММЧ нда дөнья күрәчәк. Балалар эшләнмәләрен сәүдә нокталарында да күрергә мөмкин булачак.
Минтимер Шәймиев Болгарның 2 нче урта мәктәбе укучылары эшләгән проект белән кызыксынды. Балалар Болгар буенча экскурсия оештыру, борынгы шәһәр символикасы төшерелгән фоторамалар җитештерү һәм сату буенча бизнес-компания оештырган. Алар шулай ук тарихи костюмнар теккән, туристлар аларны киеп акча түләп фотога төшә ала, әмма бу хезмәт түләүле.
Аннары Минтимер Шәймиев Татарстан Спас районы активы белән очрашты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20