Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2016

“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була

Бүген “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумы башлана. “Сәләт” фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева “Татар-информ” хәбәрчесенә әзерлек эшләре хакында сөйләде.

Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.

Гөлшат Гыймадиева хәзерге вакытта делегатларны Казаннан автобусларда озату эшләре баруы хакында сөйләде. Болгарга якын районнарда яшәүчеләр үзләре киләчәк. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, Россиянең 13 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан 14-17 яшьлек 750 яшүсмер катнаша. Былтыр чарада 600 делегат катнашкан. Казахстан Республикасыннан быел 17 кеше килә.

“Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әйдаман булып эшләячәк студентларны да кертеп, “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында барлыгы 800 кеше катнаша.

Форум бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 18енә сәгать кичке 5кә билгеләнгән. Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, язучы Рабит Батулла, Спас районы хакимияте җитәкчелеге катнашуы көтелә. Шулай ук КФУның Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та чакырулы.

Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар уздыру, Болгар буенча сәяхәт кылу күздә тотыла.

Форумда мастер-класслар 3 профиль буенча корыла: лингвистика, тарих; массакүләм мәгълүмат чаралары; мәдәният һәм сәнгать. Аларда катнашу өчен Разил Вәлиев, Фәрит Шаһиәхмәтов, Рәдиф Җамалетдинов, Ким Миңнуллин, Фаяз Хуҗин, Ренат Харис, Рабит Батулла, Римзил Вәлиев, Фәрит Бикчәнтәев, Гөлчәчәк Нәҗипова, Илшат Рәхимбай, Йолдыз Миңнуллина, Гүзәл Сәгыйтова һәм башка бик күп төрле даирә вазифаи затлар, галимнәр, матбугат һәм мәдәният-сәнгать әһелләре бар. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова “Сәләт”нең якын дусты, шуңа күрә аның килми калганы юк, бу юлы да көтәбез, диделәр форумны оештыручылар.

Быел форум территориясендә тавыш яздыру студиясе эшләтергә җыеналар. Кичке чара вакытында “Җәлил.FM” проекты кысаларында студия эшчәнлегенә көнлек нәтиҗә ясау күздә тотыла. “Татар теле лабораториясе” дә әдәбият-сәнгать белән кызыксынучылар өчен файдалы булыр дип күзаллана.

Форум ябылыр алдыннан 22се көнне булачак “Тукай форумы”на Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килергә теләк белдергән. Анысында яшүсмерләргә татар әдәбияты, мәдәнияте белән ныклап таныштыру каралган, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сәхнәдә сөйләү мөмкинлеге дә биреләчәк. “Тукай форумы”на да бик күп танылган кешеләр килүен көтәбез, диде бу мәсьәләдә Тимур Сөләйманов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20