Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.07.2015

Бозау караклары тотылган

Майның соңгы көнендә кичке унберләр тирәсендә “Ак Барс Буа” җәмгыятенең “Волга” бүлекчәсендәге товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә тотып куелган җәйге лагерьдан авырлыклары 4 центнердан да күбрәк булган 18 айлык ике бозау юкка чыга. Малларның икесенең бәясе 226,3 мең сум торырлык. Полиция чит территориягә үтеп кереп бозауларны урлаучылар эзенә төште: аларның икесе дә Иске Суыксу авылыннан, дип яза җирле “Байрак” газетасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20