Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2016

Brent маркалы нефть бәясе 45 долларга төште

 Кичә нефть бәясе 1,5 процентка артса, Канада компанияләре, урманнарда янгын чыгу сәбәпле, нефть чыгаруны киметү фонында, бүген бәя әкренәп төшә, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.
Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркалы нефтькә июль фьючерслары Мәскәү вакыты белән 8.00 гә барреле 44,63 долларга кадәр төшкән. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) сатуларында "WTI" нефтенә июнь аена фьючерслар котировкасы әлеге вакытка барреле 43,82 долларга кадәр кимегән, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Канада компанияләре, Альберта провинциясендә урман янгыннары нәтиҗәсендә, нефть чыгаруны тәүлегенә 475 баррельга киметкән. Бу төбәктәге табышның гомуми күләменең биштән бер өлеше. Башка бәяләүләр буенча кимү 1 млн баррель тәшкил итәргә мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20