Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.05.2016

Brent нефте барреле 47 доллардан төшми

Кичә базарда артык чимал тәкъдиме кимү билгеләре фонында ярты еллык максимумга ирешкән нефть бәяләре артудан туктаган.

Лондонның ICE Futures биржасында Мәскәү вакытты белән 7.55тә Brent маркасына июль фьючерслары 0,3 процентка - барреле 47,44 долларга кадәр кимегән. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында WTI маркасына июнь аена контрактлар бәясе әлеге вакытка шулай ук 0,3 процентка - барреле 46,08 долларга кадәр арзанайган.

АКШ Энергетика министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә нефть запаслары узган атнада 3,41 млн баррель - 540 млн баррельгә кадәр кимегән. Нефть табу 0,26 процент - тәүлегенә 8,8 млн баррельгә кадәр азайган, бу 2014 елның сентябреннән минималь күләм санала. Нефть котировкаларына уңай йогынтыны дөнья базарына ягулык җибәрүдәге өзеклекләр турындагы мәгълүматлар ясый.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20