Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2016

Brent нефтенең барреле 42 доллардан арткан

АКШта эшләүче бораулау скважиналары саны кимү турындагы мәгълүматларны бастырганнан соң, нефть бәясе арта, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы. Искәртеп узабыз: җомга көнне нефть бәясе 6 проценттан артыграк күтәрелде.

Лондонның ICE Futures биржасында Brent нефтенә июнь фьючерслары Мәскәү вакыты белән 7.50гә 0,4 процентка - барреле 42,11долларга кадәр кыйммәтләнгән. 

Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында май аена WTI нефтенә фьючерслар бәясе әлеге вакытка 0,45 процентка - барреле 39,90 долларга кадәр күтәрелгән.

Baker Huhes мәгълүматлары буенча, АКШта эшләүче бораулау скважиналары саны җидегә - 443кә кадәр кимегән. Кимү өченче атна рәттән дәвам итә, дип яза "Интерфакс".    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20