Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.11.2015

Brent нефтьнең барреле 49,5 доллар тәшкил итте

Бүген иртән, Brent нефтенең бәясе тотрыклана, WTI арзаная, дип хәбәр итә Bloomberg агентлыгы.
Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent нефтенә декабрь фьючерслары 2 центка (0,04 процент) арткан – барреле 49,58 долларга кадәр. Җомга базар ябылган вакытта фьючерс бәясе 76 центка (1,56 процент) – 49,56 долларга кадәр күтәрелгән.
Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) электрон сатуларында декабрьгә WTI нефтенә фьючерслар бәясе 23 центка (0,49 процент) - барреле 46,36 долларга кадәр кимегән. Җомга сәүдә нәтиҗәләре буенча килешү 53 центка (1,15 процентка) кыйммәтләнгән - барреле 46,59 долларга кадәр.
Узган атнада Brent нефте 3,3 процентка арткан, WTI – 4,5 процентка, дип белдерә «Интерфакс».

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20