Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.09.2017

Бәрәңге алу серләренә иртәнге "Манзара" өйрәтә

Чәршәмбе иртәсен «Манзара» тапшыруы милләтебезнең асыл гадәте — бәрәңге алу турында әңгәмә белән башлап җибәрә. Көз җитү белән бар халык, утырткан бәрәңгеләреннән зур уңыш алу нияте белән, бакчаларына агыла башлый.

Бәрәңге алу — халкыбызның борынгыдан килгән матур бер гадәте ул. Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга кирәк икән. Бәрәңге алганда, иң зур уңыш биргән көчле төпләрдән тавык йомыркасы зурлыгындагы сау-сәламәт бүлбеләрне аерым бер күчкә җыеп барыгыз. Бездән сезгә берничә киңәш, ә калган бәрәңге казып алу серләрен 6 нчы сентябрь иртәсендә «Манзара"тапшыруы сөйли.

Тапшыруны 6 нчы сентябрьдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз. Манзара — һәр иртәдә, һәр йортта, һәр йөрәктә!

Һәр иртәне «Манзара» тапшыруы белән каршылагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!