Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2015

БРИКС илләренең I Халыкара яшьләр саммитында 300дән артык кеше катнаша

БРИКС илләренең I Халыкара яшьләр саммитында 300дән артык кеше катнаша БРИКС илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) Казанда I Халыкара яшьләр саммитында 5 илдән 300 дән артык кеше катнашачак. Чара Казанда һәм Россиядә беренче тапкыр 3-7 июльдә уза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Россия сегодня» халыкара мәгълүмат агентлыгы белән телекүпер үткәрү барышында билгеле булды.

Уртак матбугат конференциясендә Мәскәүдә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Россия Тышкы эшләр министрлыгының тышкы сәяси планлаштыру департаменты директоры урынбасары Алексей Овчинников, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының тәрбия эшләре буенча идарәсе башлыгы Станислав Суровцев катнашты, Казанда – ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казанның Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыйкова.

“БРИКС эшенең барлык юнәлешләрендә дә яшьләр платформасы бар. Хәзер илләр лидерлары ведомство һәм башка структуралар, иҗтимагый оешмалар дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгыту, хлыкларның иминлеген яхшырту, безнең берләшмәнең уңай көн үзәген булдыру кебек безнең илләр алдына куелган бурычлар яшь буынга юнәлдерелгән.

Беренчедән, хәзердән үк безнең илләрнең яшь лидерлары үз тармак участокларында БРИКС үткәрә торган эшләргә актив кушылалар. Икенчедән, безнең өстенлекләрне яшь буыннын киләчәген кайгырту, аларга мирас калдыру буенча билгеләргә тырышабыз. БРИКС – перспективага эшли торган юнәлеш”, - дип билгеләп үтте Алексей Овчинников үзенең чыгышында.

Сергей Поспелов сүзләренә караганда, БРИКС илләренең I яшьләр саммитында катнашучы илләр арасында хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән вакыйгаларның беренче мәйданчыгы булачак. Шулай итеп, агымдагы елның көзендә БРИКС Университет саммитын үткәрү, шулай ук яшь дипломатларның стажировкасын оештыру планлаштырылган.

Казанда I Халыкара яшьләр саммитында 5 илдән - Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан 300 дән артык кеше катнаша, дип билгеләп үтте Сергей Поспелов. Алар, 2 июльдә Мәскәүдә планлаштырылган очрашулардан соң, Казанга килә. Аерым алганда, Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашу турында сүз бара. Аннары катнашучылар Казанга юнәлә, аларны икътисадый, сәяси, гуманитар, мәгълүмат һәм фәнни-техник кебек биш юнәлеш буенча зур программа көтә.

“Бу форумга киләсе яшьләр арасында галимнәр, аспирантлар, оешма хезмәткәрләре бар”, дип белдерде Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе.

“Татарстанда яшьләр сәясәте һәм халыкара мөнәсәбәтләр үсеш дәрәҗәсе билгеле дәрәҗәгә җитте. Моңа, мөгаен, 2013 елда Казанда уңышлы узган Бөтендөнья җәйге Универсиада, шулай ук даими узучы күп санлы фәнни, иҗади һәм сәяси конференцияләр дә этәргеч булгандыр”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Гарифуллин. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары белдергәнчә, саммитның максаты – яшьләр структуралары вәкилләре арасында дустанә элемтәләр булдыру, БРИКС илләре проблемалары буенча игътибар һәм бергәләп чишүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча фикер алышу.

“Саммитның нәтиҗәсе уртак инновацион проектлар һәм программаларны гамәлгә кую булырга тиеш. Нәтиҗәдә, яшьләр хезммәттәшлеге һәм БРИКС яшьләр тәкдимнәре буенча декларация имзалау һәм эш планын булдыру күзаллана, алар Уфада саммитта тәкъдим ителәчәк”, - диде Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкиле.

Оештыру эшләре турында Дилбәр Садыйкова җентекләп сөйләде. Шулай итеп, Казаннда саммит ике мәйданчыкта узачак, алар – җәмәгатьчелек фикере яшь лидерлары саммиты һәм БРИКС илләре яшьләр эшләре министрлары очрашуы. Татарстан башкаласы кунакларын бай мәдәни программа, networking, юнәлешләр буенча эш һәм хәтта баскетбол матчы көтә. Катнашучылар Универсиада авылына урнаштырылачак. Чара рус һәм инглиз телендә барачак.

Казанда “Россотрудничество” агентлыгы җитәкчесе Любовь Глебова, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин, Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Вячеслав Никонов кебек мәртәбәле кунаклар белән очрашулар узачак. Шулай ук саммитта БРИКС илләренең яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче барлык министрлары катнашачак.

Станислав Суровцев билгеләп үткәнчә, Казанда саммитның мәгариф өлеше кысаларында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты профессорлары чыгыш ясаячак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20