Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2015

БРИКС илләренең I яшьләр саммиты кысаларында хезмәттәшлек турындагы меморандум имзаланды

 Бүген БРИКС илләренең яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен җавап бирүче дәүләт ведомствосы башлыклары яшьләр сәясәте өлкәсендә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куйды. Документ Казан Кремлендә яшьләр саммиты делегацияләре җитәкчеләренең ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы барышында, Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Респубикасы (КАР) вәкилләре тарафыннан имзаланды. 

“Бүген мөнәсәбәтләребезне халыкара хокук күзлегеннән иң югары дәрәҗәдә ныгытуыбыз бик куанычлы. Имзалана торган меморандум яки гамәлләр планы, БРИК яшьләре күзлегеннән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә булышачак”, - дип белдерде бүген очрашуда Россия Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Поспелов. Ул искәртеп узганча, очрашуларның күбесе рәсми булмаган шартларда узган.

Үз чиратында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, имзалана торган килешү соңрак дәүләт башлыклары очрашуында тәкъдим ителәчәк.

“1 миллиардтан артык яшьләр исәпләнүче БРИКС илләренең файдалы партнерлык өчен бик зур мөмкинлекләре бар һәм безнең бурыч – хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләү. Татарстан Республикасы туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер”, - дип хәбәр итте бүген республика лидеры. Ул билгеләп узганча, ТРда яшьләр белән эшләр төрле юнәлешләрдә алып барыла: белем бирү үзәкләре оештырылган, “Иннополис” университеты төзелә, “Алгарыш” программасы тормышка ашырыла, яшьләр оешмалары оештырыла, массакүләм спорт һәм зур казанышлар спорты белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырыла, республикадан читтә яшәүче татар яшьләре белән очрашулар үткәрелә.

“Идея һәм проектларын хуплап, без киләчәк өчен нигез булдырабыз. Безнең яшьләр бик актив һәм зур потенциалга ия, әмма аларга ресруслар һәм ниятләгәннәрен тормышка ашыру өчен тәҗрибәләре җитми. Хакимият органнарының бурычы – аларга үз потенциалларын тормышка ашыру һәм уңышлы кешеләр булуга ярдәм итү”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Бразилия яшьләр эшләре буенча илкүләм секретаре Габриэль Медина де Толедо саммит кысаларында ныгытылучы партнерлык мөнәсәбәтләре илләргә тәҗрибә алмашырга гына түгел, ә илләрнең, иң беренче чиратта яшьләрнең икътисади хәлләрен ныгытырга да мөмкинлек бирә, дигәгн ышаныч белдерде.

“БРИКС илләренең потенциалын тулысынча тормышка ашыру мөһим”, - дип билгеләп тте Һиндстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы яшьләр эшләр департаменты җитәкчесе Шри Раджеев Гупта.

Бөтенкытай яшьләр федерациясе вице-президенты Джоу Чангкуй һәм КАР Президенты администрациясендә илкүләм мониторинг һәм планлаштыруны бәяләү министры урынбасары Манамелла Бути да узган саммитның илләрнең яшьләр учреждениеләре арасында хезмәттәшлек өчен яхшы башлангыч булачагына ышаныч белдерде.

Әйтергә кирәк, имзаланган меморандум мәгариф һәм сәүдә, мәдәни һәм фәнни-техник багланышлар өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Шулай ук документка сәяси һәм ММЧ эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек пунктлары да кертелгән.

Искәртеп узабыз: 4-7 июльдә Казанда I яшьләр саммиты уза. Анда катнашу өчен Татарстан башкаасына Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм КАРдан 200дән артык делегат килде. Берничә көн әвамында саммитта катнашучылар икътисад, сәясәт, гуманитар, фәнни-техник һәм мәгълүмати юнәлешләр буенча эшләде. Делегатларга шулай ук республиканың казанышлары да тәкъдим ителәчәк.

("Татар-информ")

БРИКС илләренең I яшьләр саммиты кысаларында хезмәттәшлек турындагы меморандум имзаланды6 июль 2015,14:03

Татарстан яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзерлеген белдерде

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Юлия Ревина).  Бүген БРИКС илләренең яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен җавап бирүче дәүләт ведомствосы башлыклары яшьләр сәясәте өлкәсендә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куйды. Документ Казан Кремлендә яшьләр саммиты делегацияләре җитәкчеләренең ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы барышында, Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Респубикасы (КАР) вәкилләре тарафыннан имзаланды. 

“Бүген мөнәсәбәтләребезне халыкара хокук күзлегеннән иң югары дәрәҗәдә ныгытуыбыз бик куанычлы. Имзалана торган меморандум яки гамәлләр планы, БРИК яшьләре күзлегеннән хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә булышачак”, - дип белдерде бүген очрашуда Россия Яшьләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Поспелов. Ул искәртеп узганча, очрашуларның күбесе рәсми булмаган шартларда узган.

Үз чиратында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, имзалана торган килешү соңрак дәүләт башлыклары очрашуында тәкъдим ителәчәк.

“1 миллиардтан артык яшьләр исәпләнүче БРИКС илләренең файдалы партнерлык өчен бик зур мөмкинлекләре бар һәм безнең бурыч – хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен билгеләү. Татарстан Республикасы туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер”, - дип хәбәр итте бүген республика лидеры. Ул билгеләп узганча, ТРда яшьләр белән эшләр төрле юнәлешләрдә алып барыла: белем бирү үзәкләре оештырылган, “Иннополис” университеты төзелә, “Алгарыш” программасы тормышка ашырыла, яшьләр оешмалары оештырыла, массакүләм спорт һәм зур казанышлар спорты белән шөгыльләнү өчен шартлар булдырыла, республикадан читтә яшәүче татар яшьләре белән очрашулар үткәрелә.

“Идея һәм проектларын хуплап, без киләчәк өчен нигез булдырабыз. Безнең яшьләр бик актив һәм зур потенциалга ия, әмма аларга ресруслар һәм ниятләгәннәрен тормышка ашыру өчен тәҗрибәләре җитми. Хакимият органнарының бурычы – аларга үз потенциалларын тормышка ашыру һәм уңышлы кешеләр булуга ярдәм итү”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Бразилия яшьләр эшләре буенча илкүләм секретаре Габриэль Медина де Толедо саммит кысаларында ныгытылучы партнерлык мөнәсәбәтләре илләргә тәҗрибә алмашырга гына түгел, ә илләрнең, иң беренче чиратта яшьләрнең икътисади хәлләрен ныгытырга да мөмкинлек бирә, дигәгн ышаныч белдерде.

“БРИКС илләренең потенциалын тулысынча тормышка ашыру мөһим”, - дип билгеләп тте Һиндстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы яшьләр эшләр департаменты җитәкчесе Шри Раджеев Гупта.

Бөтенкытай яшьләр федерациясе вице-президенты Джоу Чангкуй һәм КАР Президенты администрациясендә илкүләм мониторинг һәм планлаштыруны бәяләү министры урынбасары Манамелла Бути да узган саммитның илләрнең яшьләр учреждениеләре арасында хезмәттәшлек өчен яхшы башлангыч булачагына ышаныч белдерде.

Әйтергә кирәк, имзаланган меморандум мәгариф һәм сәүдә, мәдәни һәм фәнни-техник багланышлар өлкәсендә хезмәттәшлек итүне күздә тота. Шулай ук документка сәяси һәм ММЧ эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек пунктлары да кертелгән.

Искәртеп узабыз: 4-7 июльдә Казанда I яшьләр саммиты уза. Анда катнашу өчен Татарстан башкаасына Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм КАРдан 200дән артык делегат килде. Берничә көн әвамында саммитта катнашучылар икътисад, сәясәт, гуманитар, фәнни-техник һәм мәгълүмати юнәлешләр буенча эшләде. Делегатларга шулай ук республиканың казанышлары да тәкъдим ителәчәк.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20