Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
24.04.2017

Бөтендөнья иммунизация атналыгы старт ала

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бөтендөнья иммунизация атналыгы уздыра. Ул бүген, 24 апрельдә старт ала һәм «Вакциналар нәтиҗә бирә!"девизы астында узачак. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сайтныда хәбәр ителә, дип яза ТАСС.

2012 елда оешма вакциналарга карата глобаль эш юнәлеше планы кабул итте. Иммунизация атналыгының максаты — глобаль сәламәтлек саклауга инвестицияләүгә өстенлекле юнәлеш буларак вакцинопрофилактикага игътибар юнәлтү.

«Кампаниянең төп максаты гомер буе дәвам иткән тулы иммунизациянең мөһимлеген аңлату», — диелгән хәбәрдә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләп узганча, бүген иммунизация ел саен 2 миллионнан 3 миллионга кадәр үлем очракларын булдырмый кала. Бу практиканы үстерү тагын 1,5 миллион гомерне саклап кала ала. Шул ук вакытта белгечләр бәяләвенчә, дөньяда 20 миллион сабыйга төп вакциналар ясатылмый.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций