Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2017

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае башлану уңаеннан махсус документаль фильм дөнья күрә

Чәршәмбе, 2 нче август, Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае башлану уңаеннан «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаен каршылап» дип исемләнгән махсус тарихи документаль фильм тәкъдим ителә.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае Казанда 2−6 нчы август көннәрендә уза, аның эшендә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән барлыгы сигез йөздән артык делегатның катнашуы күздә тотыла.

Искәртеп узыйк, соңгы корылтай 2012 нче елның 6−9 нчы декабрь көннәрендә үткәрелгән иде. Анда 800 делегат катнашты. Шул исәптән, Россиянең 61 төбәгеннән 423 делегат катнашты, 218 — чит илдә яшәүче милләттәшләребез, 150 кеше — Татарстаннан, 300дән артык — кунаклар һәм 120 журналист.

2 нче август көнне делегатлар «Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы», «Гаилә, демография, милли тәрбия», «Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек» дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк һәм фикер алышачак. Шулай ук бу көнне «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе» дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылыр дип көтелә.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае башлану уңаеннан «Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаен каршылап» дип исемләнгән махсус тарихи документаль фильмны чәршәмбе, 2 нче август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 21:00 сәгатьтә карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин