Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
02.08.2017

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеннан турыдан-туры трансляция күрсәтелә

Пәнҗешәмбе, 3 нче август, «Яңа Гасыр» телеканалы Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеннан турыдан-туры трансляция күрсәтә. Зур чарадан трансляция ике телеканалда — «Татарстан-Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» экраннарында барыр дип көтелә. Пленар утырыштан турыдан-туры трансляция 10:00 сәгатьтә башлана.

Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае 2−6 нчы август көннәрендә Казанда уза. Татарстанга Германия, Канада, АКШ, Польша, Нидерланд һәм Финляндия кебек илләрдән күпсанлы кунаклар килүе көтелә. Делегатлар барлыгы кырыкка якын чит ил дәүләтләреннән килә. Шулай ук Россиянең 73 төбәгеннән 1 мең делегат килүе көтелә. Шуның өстенә, быел Бөтендөнья татар конгрессы үзенең 25 еллыгын да билгеләп уза.

Бөтендөнья татар конгрессының соңгы корылтае конгресс оешуның 20 еллыгына туры китереп уздырылды. Билгеле булганча, Татарстан Президенты фәрманы белән 1992 нче елның июнендә Бөтендөнья татар конгрессының беренче корылтае җыелды һәм ул һәр биш ел саен уздырылып килә.

Пәнҗешәмбе Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаеннан турыдан-туры трансляцияне 10:00 сәгатьтә «Яңа Гасыр» телеканалында карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!